Узып баручы елның соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип танылды:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга – Исламова Флёра Галимҗан кызы;
Казан шәһәре Идел буе районының 7 нче суд участогы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфасын биләп торуга – Мәхмүтова Эльвира Азат кызы.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте