Видеоконференция элемтәсе рәвешендә Әлмәт муниципаль районы гражданнарын кабул итү
2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
2012 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы гражданнарын кабат видео аша кабул итте. Аның барышында 8 кешенең гозере тыңланды.
Министрга бирелгән сораулар даирәсе күпкырлы булды. Сораулар, аерым алганда, 2013 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату базарлары эшчәнлегенә, тиешле еллар эшләү буенча пенсиягә чыгу өчен кирәкле педагогик стажны саклап калуга, дәүләт вазыйфаларын биләп торган затларның чыгымнары туры килүне тикшереп торуга, РФ Граждан кодексындагы үзгәрешләргә һәм башка темаларга багышланды.
Бирелгән барлык сорауларга да законнарга һәм суд тәҗрибәсенә сылтамалар белән тулы җаваплар бирелде. ТР Юстиция министрлыгы, видео аша кабул итү барышында министрга бирелгән күп кенә сорауларның мөһимлеген исәпкә алып, сораулар белән җавапларны Министрлык сайтының «Еш бирелә торган сораулар» бүлегенә урнаштыра.