2012 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасында «Россия юристлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне Татарстанда квартал саен уздырыла, узып баручы елда барлыгы 4 мәртәбә оештырылды. Масштаблы чараларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары, Татарстан Республикасы Конституция суды, республиканың Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге, шулай ук Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм РЮАнең төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзалары оештыра.
Бу көнне республиканың 43 муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчәләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шул исәптән Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Д.А.Медведевнең Төбәктә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләде. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре хезмәт күрсәтте. Барлыгы 58 җәмәгатьчелек пункты эш башкарды.
Бөтенроссия күләмендә уздырылган акциядә катнашу нәтиҗәләре буенча, бер көндә генә дә Татарстан Республикасының 506 гражданына сыйфатлы юридик ярдәм күрсәтелде.
Чарада, гадәттәгечә, нотариуслар (130 граждан), адвокатлар (149 граждан), республиканың прокуратура органнары хезмәткәрләре (республиканың 28 районында һәм Казанның 5 районында 70 гражданны кабул иттеләр) актив катнаштылар.
Аерым Казан шәһәрендә хокукый ярдәм 176 гражданга күрсәтелде, шулардан 38 кеше Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсенә, 14 кеше «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Д.А.Медведевнең Төбәктә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә, 7 кеше Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсенә, 107 кеше РЮА төбәк бүлегенең Казан шәһәрендәге Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренә мөрәҗәгать итте.
Мәгълүматны халыкка югары дәрәҗәдә ирештерү өчен «Татарстан» ДТРК, «Эфир» телеканалларында, «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында социаль реклама кулланылды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте