Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында балалар өчен яңа ел бәйрәме

2012 елның 29 декабре, шимбә
Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата.
 
Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы күркәм гадәт буенча балаларны яңа ел чыршысына чакырды. Балалар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмен юстиция министры М.М.Корманов котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Министр нәниләргә җылы сүзләр әйтте, аларның иҗади эшләрендә, мәктәп һәм мәктәпкәчә тормышларында уңышлар һәм Кыш бабай белән Кар кызы катнашында күңелле ял итүләрен теләде.
Министрлыктагы яңа елга килгән балалар өчен Минюст җитәкчелеге Министрлыкка Бөек Устюгтан Кыш бабай һәм Кар кызын, әкият һәм мультфильмнарның тылсымлы геройларын чакыртып китерде. Нәни кунаклар сәйләннәр белән бизәлгән чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп күрсәттеләр һәм бик теләп Кар кызы белән дә фотога төштеләр.
Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга баллы бүләкләр тапшырды, бала-чаганың теләкләрен үтәргә вәгъдә бирде һәм киләсе 2013 елда кабат үзе белән очрашуга чакырып калды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International