Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның Яңа 2013 ел белән котлавы!

2012 елның 29 декабре, шимбә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һәм якыннарыгызны якынлашып килүче Яңа 2013 ел белән котлыйм!
Киләсе ел уңай үзгәрешләр белән истә калырлык булсын: яңа мөмкинлекләргә һәм зур казанышларга ирешүгә юллар ачылсын, күңелле вакыйгалар еш булып торсын, шәхси мөнәсәбәтләр игелеклелек, шәфкатьлелеккә корылсын, һәрнәрсәгә һәм һәркайда уңыш юлдаш булсын. Узып баручы ел белән чагыштырганда, яңа елда ышанычлар күбрәк тормышка ашсын, уңыш һәм бәхет ешрак елмайсын!
Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, көчле рух һәм даими уңыш телим!
Бәхетле Яңа ел Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International