Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы адвокатлары арасында юристлар династиясе

2020 елның 15 мае, җомга

Һөнәри династияләрне олылау буенча Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган акция дәвамында ТР Юстиция министрлыгы ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре династияләре турында сөйләячәк.

Гусев Владимир Владимирович- 1995 елдан адвокат, аның хатыны Эльза Чернова һәм кызы Юлия Гусева шулай ук гамәлдәге адвокатлар. Владимир Гусевның әтисе - Гусев Владимир Акимович Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге хезмәткәре була. Владимир Владимирович Россия Адвокатлар палатасы тарафыннан «Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы казанышлары өчен» II дәрәҗә медаль һәм ТР Адвокатлар палатасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Пономарев Әскәр Усман улы-адвокатурада 1991 елдан бирле эшли. Аның әтисе Пономарев Усман Рәхим улы ТАССР прокуратурасында прокурор ярдәмчесе булып эшләгән. Аның хатыны Рәисә Рухулбаянова адвокатурада 1984 елдан бирле эшли, ә аның әтисе Рухулбаян Фәтхибаян улы Яр Чаллы шәһәрендә прокурор булып эшләгән.  Балалары Әминә Әскәр кызы һәм Булат Әскәр улы, әти-әниләре һәм туганнары үрнәкләренә ияреп, шулай ук адвокатлар һөнәрен сайлаганнар. Әскәр Усман улы «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә ия, Россия адвокатлар Федераль палатасы тарафыннан «Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы казанышлары өчен» I дәрәҗә медаль белән бүләкләнгән.

Рыбак Борис Семенович -адвокатурада 1997 елдан бирле эшли, аның кызы Инна Рыбак һәм кияве Михаил Раскин шулай ук адвокатлар. Борис Семенович «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә ия, «Адвокат бурычына тугрылык өчен» ордены һәм «Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы казанышлары өчен» I дәрәҗә медаль, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International