йөзьеллык тарихыннан

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

1920 елның 28 сентябре - республикабыз тарихында мөһим дата, чөнки бу көнне Татарстан Республикасы Халык Комиссарлары Советын раслау турында беркетмә кабул ителә. Бу көн шулай ук республика Хөкүмәтенең рәсми оешу көне дип санала.

Беренче юстиция халык комиссары итеп Алексей Николаевич Нехотяев сайланды. Юстиция халык комиссариаты автоном һәм мөстәкыйль орган булып тора, комиссариатны җитәкләгән халык комиссары ведомствога беркетелгән барлык мәсьәләләр буенча  карарлар кабул итә.

Юстиция халык комиссариаты ул чорда республикада суд төзелешен тәмамлау, суд һәм тикшерү органнары белән көндәлек җитәкчелек итү, ТАССР суд-тикшерү һәм барлык совет органнары эшчәнлегендә законлылыкка күзәтчелек, нотариаль хезмәт күрсәтү, шулай ук хокук чыгару эшчәнлеге буенча бурычларны хәл итә.

Тулырак мәгълүмат «Министрлык тарихы» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International