Зәй районы җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чара

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлык хезмәткәрләре  Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан авыл җирлекләреннән ТР муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.

Эш барышында район һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының җаваплы затларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән белешмәләр җыю,  шул исәптән муниципаль норматив хокукый актлар һәм алар турында өстәмә белешмәләр җыю эшен оештыру өйрәнелде.

Тикшерү барышында җаваплы затларга кирәкле хокукый-консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып барганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International