Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча киңәшмә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының республиканың үзләренә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннары штрафларны мәҗбүри тәртиптә түләттерү турында мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова җиткерде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан, катнашучылар алдына суд приставлары белән уртак эшне оештыруга кагылышлы бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International