Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге. Закон чыгару инициативасы. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү» темасына видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 елның 18 февралендә министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге. Закон чыгару инициативасы. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү» темасына видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш киңәшчесе Виктория Сәгъдиева, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең төбәк законнары һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге башлыгы Рифат Рәхимов, җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль реестр алып бару бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова катнашты.

Семинарда җирле үзидарә турындагы законнарга үзгәрешләр, шул исәптән муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертүне таләп итә торган үзгәрешләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасын гамәлгә ашыру тәртибе, муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәвенә алуның актуаль мәсьәләләре, муниципаль норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International