Чистай муниципаль районына бару

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе

2013 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты белгечләре муниципаль район җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Чистай муниципаль районына бардылар.
Белгечләр төркемен юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкләде.
Методик һәм хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында, Чистай районы җитәкчелеге белән берлектә, район җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырылды, анда М.М.Ибәтов җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар, кабул ителгән норматив хокукый актларны Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен җибәрү зарурлыгы турында сөйләде, шулай ук җирлекләр башлыклары сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, сораулар хуҗасыз хайваннарны тотуга, транспортлауга, асрауга, исәпкә алуга, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен билгеләнгән көчләрнең һәм чараларның әзерлеген тәэмин итү буенча чаралар күрмәгән өчен административ штрафлар салуга кагылышлы иде.
Районга баргач, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре норматив хокукый актлар регистрын алып баруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук районның административ комиссиясе эшен өйрәнделәр.
Җирлекләр башлыклары белән очрашканнан соң министр урынбасары М.М.Ибәтов халыкны шәхсән кабул итте, аның барышында гражданнарның торак алуга, җир кишәрлекләре алуга һәм башкаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International