8-ТРЗ номерлы закон нигезендә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектларын урнаштыру өчен сатулар үткәрмичә арендага бирү, масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру тәртибе тәгаенләнде.
Татарстан Республикасы Җир кодексы социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектлары, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен арендага бирү рөхсәт ителә торган масштаблы инвестицион проектлар туры килергә тиешле критерийлар белән тулыландырылган.
8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы 2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы рәсми порталында басылды.