Моннан тыш, 34-ТРЗ номерлы Закон нигезендә органик продукция җитештерү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, Татарстан Республикасының органик продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт программаларын кабул итү, шулай ук республика территориясендә эшләп килүче органик продукция җитештерүчеләр ассоциацияләренең (берлекләренең) әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда катнашуы күздә тотыла.
34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 6 маенда бастырып чыгарылган.