Коррупциягә каршы көрәш буенча министр каршындагы комиссия утырышы

2021 елның 4 июне, җомга
2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. 2020 ел өчен Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында. 2. Министрлыкның 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программасының 2021 елның I кварталында үтәлеше турында. 3. 2020 елда Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында. 4. Җирле үзидарә органнарының  тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшереп тору вакытында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү турында. 5. Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау максатларында Министрлыкның контракт хезмәте хезмәткәрләрен аффилификацияләү буенча тикшерү нәтиҗәләре турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International