Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2021 елның 18 июне, җомга
2021 елның 17 июнендә Чаллы шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнарының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды. Чаллы шәһәре административ комиссиясе рәисе урынбасары А.Ф. Хәмзина, Административ-техник инспекция идарәсенең баш белгече Р. И. Сабитов һәм административ комиссиянең җаваплы секретаре Г. Р. Әхмәтшина белән берлектә, Хокук бозуларны ачыклау һәм административ производство кузгату буенча практик күнекмәләр белән уртаклаштылар, административ беркетмәләр төзү тәртибе, административ материалларны карау үзенчәлекләре, административ комиссия карарларын үтәүгә контрольне гамәлгә ашыру һәм җәза билгеләү турында сөйләделәр. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле административ штрафларны түләтүне оештыру турында аңлатты.

Стажировкада шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ комиссиясе карарларын үтәүне контрольдә тоту төркеме башлыгы Артем Горицкий катнашты, ул җәза билгеләү турында административ комиссия карарларын үтәүне контрольдә тотуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль административ комиссияләр төзү буенча Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр, профилактик чараларның роле, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү турында хисап белешмәләрен төзүнең дөреслеге аңлатылды.

Стажерлар Чаллы шәһәренең административ комиссиясе утырышында күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар. Стажерларны кызыксындырган сораулар «Түгәрәк өстәл» режимында  каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International