9 Май – күз яшьләре аша килгән бәйрәм ул. Безнең һәрберебез өчен ул югалтулар хәсрәте дә, сөнеч-куанычлар да, Җиңү шатлыгы да...
Дистәләрчә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Җиңү көне безнең илебез тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган килеш кала бирәчәк.
Елдан-ел сугышта катнашучылар һәм 1941-1945 еллар фаҗигасен күргәннәр саны азая бара. Исәннәрнең кадерен белеп, без һаман саен яу кырларында ятып калган, сугыштан соңгы чорларда вафат булган каһарманнарны искә төшерәбез. Җиңү көне алдыннан без мемориаль зиратларга барабыз һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен зиярәт кылабыз, Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат каберенә чәчәк салабыз.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ялгыз каберне – Бөек Ватан сугышында катнашучы, партизан отрядлары командиры, элеккеге Татарстан Республикасы юстиция министры, РСФСРның атказанган юристы Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы җирләнгән урынны карап-чистарту күркәм гадәткә әверелде.
Бәйрәмгали Хәлиулла улының каберен карап торырлык туганнары калмаган. Җиңү көне алдыннан күп еллар буена Министрлык хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы Солдатына рәхмәтләрен шулай белдерәләр.
Б.Х.Хәлиуллинның сугыш биографиясеннән:
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ул Төньяк-Көнбатыш фронты составында сугышларда катнашкан.
1942 апреленнән алып 1944 елның маена кадәр ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, генерал-майор А.Ф.Федоровның партизан отрядлары берләшмәсе составында Ворошилов исемендәге партизан отрядында разведчик, взвод командиры, рота командиры, штаб начальнигы, партизан отряды командиры булып сугышкан. Ике мәртәбә яраланган.
Рота командиры булганда иң куркыныч һәм җаваплы заданиеләрне үтәгән: дошманның солдатлары һәм техникасы тулы өч эшелонын шәхсән үзе шартлаткан, тимер юл күперен шартлатуда катнашкан, йөзләгән дошман солдатын юк иткән, гарнизоннарын җимергән.
1943 ел җәендә тимер юллардагы дошман эшелоннарын шартлату төркемен җитәкләгән. Партизаннар арасында диверсияләр буенча оста белгеч булып танылган килеш, Курск дугасындагы сугышлар кызган бер мәлдә Б.Х.Хәлиуллин Ковель-Сарна тимер юл тармагында үз төркеме белән 53 эшелон гитлерчыны юк итә. Немецләр газеталарда язганча: “Ковель районында партизаннар түгелдер, чөнки гади рус Иваннар мондый хәрби хәйләне кора алмаслар иде. Анда Мәскәүдән җибәрелгән махсус әзерлекле диверсантлар эш йөртәдер”.
Хәлиуллин төркеме исәбендә – дошманның солдатлары һәм техникасы тулган дистәләгән эшелоннары, йөзләгән дошман солдаты һәм трофей сыйфатында кулга төшерелгән, партизаннар өчен бик кирәкле винтовкалар, автоматлар, сугыш припаслары.
Каһарманның сугыш бүләкләре:
Сугышчан Кызыл Байрак Ордены (1943),
Ленин Ордены (1944),
“1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы партизанына” I дәрәҗә медале,
“1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале
“Будапештны алган өчен” медале,
“Праганы азат иткән өчен” медале,
“Японияне җиңгән өчен” медале.
Быел Бөек Ватан сугышы каһарманы каберен карап-чистарту эстафетасын Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең Яшь юристлар советы әгъзалары Руслан Галиуллин һәм Елена Барабанова кабул итеп алды. Башкалар белән бергә алар кабер өстен җыештырдылар, кабер ташын тәртипкә китерделәр. Аннары плита өстенә чәчәк салдылар. Җылы коры көннәрнең берсендә яшьләр кабер коймасын буяп кайтачаклар.
Бу зиратта шулай ук Татарстан АССРның элеккеге юстиция министры, хезмәт фронты каһарманы Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов та җирләнгән. Яшьләр аны да чистартып чыктылар, шулай итеп алар Әнәс Габдулла улының тол хатынына зур ярдәм күрсәттеләр, бу кабергә дә чәчәк салдылар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте