Законнардагы яңалыклар

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елның 4 июлендә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 22 июнендәге 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

  1. ТРЗ номерлы закон нигезендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укырга керү мөмкинлеге билгеләнә.

Моннан тыш, хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү, шулай ук Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүне мәгълүмати тәэмин итү тәртибе аныклана.

 42-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 23 июнендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International