2021 елның 5 июлендә «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 22 июнендәге 43-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 43-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
Моннан тыш, җәмәгать судьясы вазыйфага беренче тапкыр өч елга сайлана дигән үзгәреш кертелде. Күрсәтелгән вакыт узганнан соң җәмәгать судьясы вазыйфасын биләгән зат әлеге вазыйфага сайлану өчен үз кандидатурасын янә күрсәтергә хокуклы. Җәмәгать судьясы вазыйфасына кабат сайланганда, вәкаләтләр вакыты чикләнми. Җәмәгать судьясы вазыйфасында булуның иң чик яше -70 яшь.
43-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 23 июнендә басылды.