Законнардагы яңалыклар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 4 июлендә «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 22 июнендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 45-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде, ул «Физик культура һәм спорт турында» 2008 елның 8 октябрендәге 99-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын яңа редакциядә бәян итә.

 45-ТРЗ номерлы Закон нигезендә физкультура-спорт оешмалары физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтергә хокуклы дип карала. Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре төрләре исемлеге һәм аларны күрсәтү кагыйдәләре «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» 2007 елның 4 декабрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә раслана.

45-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 23 июнендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International