Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирусның берничә дулкынын кичердек. Кешеләрнең ихтыярын бетереп, бөтен җәмгыятьне колачлау белән янаган психозны җиңдек. Үз-үзеңне саклау өчен фатирларда качып утыру гражданнарны куркытмый инде.
Президент һәм Хөкүмәтнең гамәлләре икътисадка үз калыбында калырга ярдәм итте, хезмәт базары үз көченә кайта, предприятиеләр тулы көченә эшли башлады.
Әмма вирус үзгәрә һәм янә безгә зыян салырга омтыла. Россия биологлары кешеләргә чынлап та ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын йомшартырга булыша торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерәләр. Прививкалар вирусның зыянын киметә торган коллектив иммунитет формалаштырырга булышалар, әмма аңа каршы көрәшнең уңышы безнең уртак тырышлыгыбыз булганда гына мөмкин.
Хәзер Россия медицина учреждениеләре бушлай прививка ясау мөмкинлеге бирә - күп кенә башка дәүләтләр гражданнары мондый мөмкинлектән мәхрүм ителгән.
Бүген безнең бурыч - үзебезгә һәм илебезгә ярдәм итү. Төрле имеш-мимешләрне түгел, ә фактлар теле белән сөйләшә торган медицина белгечләрен, галимнәрне тыңларга кирәк: вирустан котылу юлы - вакциналаштыру.
Россия профсоюзлары хезмәт ияләренең сәламәтлеген яклый. Мәрхүм иптәшләребез хезмәт хакын арттыру һәм лаеклы хезмәт шартлары өчен инде көрәшә алмыйлар.
Көрәшер өчен исән булу зарур.
Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләрең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат.
Куркынычсыз хезмәт өчен прививка ясат.