2021 елның 18 июнендә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының, 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 18 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде, үз көченә керүнең башка сроклары билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш.
«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында аерым салым ташламаларының гамәлдә булу вакыты үзгәртелде һәм 0,5 процент күләмендә салым ставкасы кулланыла торган оешмалар даирәсе киңәйтелде.
«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 26 декабрендәге 102-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә аерым оешмалар өчен 0,5 процент күләмендә салым ставкасын билгели торган нигезләмә үз көчен югалтты.
40-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 18 июнендә бастырып чыгарылган.