Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү үткәрелде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

2021 елның 4 августында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә  «Җирле үзидарә органнарында шартнамәчел һәм претензия-дәгъва эшен оештыру» темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү булды. 
Чарада Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Рөстәм Гайнуллин, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты. 
Видео аша кабул итү барышында кергән сорауларга җаваплар бирелде, проблемалы ситуацияләр каралды, шартнамәчел эшне оештыру, төзелгән шартнамәләрнең үтәлеше белән бәйле судка кадәр һәм суд мәсьәләләрен хәл итү буенча практик күрсәтмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International