Законнардагы яңалыклар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

 2021 елның 16 июлендә  «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 16 июлендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 49-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде, 2021 елның 1 августыннан үз көченә кергән нигезләмәләрдән тыш. 
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, су саклау зоналарында пестицидлар һәм агрохимикатларны саклау һәм куллану тыела. 
Татарстан Республикасы Экология кодексының хайваннар дөньясы объектларын дәүләт исәбенә алу һәм дәүләт кадастры мәсьәләләрен җайга салучы 123 статьясы үз көчен югалтты.
 Татарстан Республикасы Экология кодексының хайваннар дөньясыннан файдалануны чикләү турында 125 статьясы яңа редакциядә бәян ителде. 
 Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару,  аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлекләренә дәүләт мониторингы үткәрү мәсьәләләрен җайга сала торган нигезләмәләргә үзгәрешләр кертелде. 
49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы  2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International