Законнардагы яңалыклар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

2021 елның 16 июлендә  «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 16 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы) үз көченә керде. 
Күрсәтелгән закон белән «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2008 елның 19 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына төгәлләштерүче үзгәрешләр кертелде, шулай ук муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелә торган субвенцияләр күләмен билгеләү методикасы яңа редакциядә бәян ителде.
Кертелгән үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. 
52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы 2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International