Законнардагы яңалыклар

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

2021 елның 16 июлендә  «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 16 июлендәге 53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы) үз көченә керде. 
«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 3 өлеше урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының түбәндәге вәкаләтләре белән тулыландырылды: 
– гражданнар тарафыннан урман фонды җирләрендә үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агач характеристикалары турында белешмәләрне дәүләт урман реестрына кертү; 
– гражданнар тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган урман кишәрлекләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге махсус сакланыла торган табигать территорияләре җирләрендә гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агачны исәпкә алу. 
53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы  2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International