Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды

2021 елның 27 августы, җомга

2021 елның 26 августында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнаштылар. 
Судьялар советы утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгы тарафыннан кадрлар резервын формалаштыру һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында  вакытлы вазыйфаларга кандидатлар сайлау һәм аппарат хезмәткәрләренең штат санын оптимальләштерү эше турында  сөйләде.
Юстиция министрлыгы тарафыннан анкеталар һәм резюмелар җыю һәм эшкәртү эше алып барыла, эш эзләү белән шөгыльләнүче кандидатлар белән индивидуаль әңгәмә формасы гамәлгә ашырыла. Дәгъва кылучыларга хәзерге вакытта булган вакансияләр яки Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре заявкалары буенча формалаштырылган вакытлы вазыйфалар тәкъдим ителә. Кандидатларның мәгълүматлар базасы конкурс, аттестация һәм башка чаралар вакытында үзләрен уңай яктан күрсәткән гражданнар белән тулылана, дип билгеләп үтте министр. 
Анкеталарны эшкәртү һәм вазыйфаларга кандидатлар сайлау эшеннән тыш, бүгенге көндә республика гары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Ел саен, дәүләт хезмәтенә җәлеп итү максатыннан, Министрлык җитәкчелеге тарафыннан югары уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрелә. 
Утырыш Роман Гафаров рәислегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International