Экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсы игълан ителде

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашу өчен 2021 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә (конкурс турында Нигезләмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары редакциясендә актуаль). 
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 29 июнендәге  543 номерлы карары редакциясендә) белән расланган форма буенча кабул ителә. 
Гариза формасы "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә, "Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына бәйсез һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсы" бүлекчәсендә урнашкан.
Гаризага кушып  бирелә: 
норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә вәкаләтле бәйсез эксперт сыйфатында аккредитация турында физик зат таныклыгының (хәбәрнамәнең) күчермәсе;
 Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2011 елның 21 октябрендәге 363 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча бәяләмәләрнең, ачыкланган коррупциоген факторларны һәм аларны бетерү ысулларын күрсәтеп, күчермәләре. Бәяләмәдә коррупциоген факторга күрсәтмә, шулай ук аны бетерү ысулы булмаса, мондый бәяләмә карауга кабул ителми; 
бәяләмәләрне карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, дәүләт органнарының, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының дәлилләнгән җаваплары күчермәләре (алар булганда);
салым түләүче (җыючы, иминият взнослары түләүче, салым агенты) салым, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча Федераль салым хезмәте тарафыннан расланган форма буенча салым органы белешмәсе.

 Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 4 этаж, 404 каб. адресы буенча кабул ителә. 

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 дән 18: 00 гә кадәр, җомга 9: 00 дән 16: 45 кә кадәр, төшке аш 13:00 дән 13:45 кә кадәр. 

Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-60-36. 

Җиңүчеләрне билгеләү конкурс комиссиясе тарафыннан 2021 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр башкарыла. Конкурс йомгаклары конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсенә кул куелганнан соң өч эш көне эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырыла: www.minjust.tatarstan.ru
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International