2021 елның 27 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:
- «Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары счетларында калган акчаларны тулыландыруга бюджет кредитларын түләү өчен федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредиты бирү турында 2020 елның 14 декабрендәге 01-01-06/06-1022 номерлы килешүгә 2021 елның 1 июлендәге 1 номерлы өстәмә килешүне раслау турында»;
- «2022 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының региональ үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында»;
- «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
- «2022 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»;
- «2022 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында».