2013 елның 18 маенда Татарстан Республикасында “Агач утырту көне” уздырылды, ул табигатьне саклау буенча традицион акциягә әверелеп өлгерде инде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре республикакада экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге яшелләндерү гамәлләрендә актив катнаштылар һәм Боровое Матюшинода агачлар утырттылар. Урман хуҗалыгы министрлыгы эш кораллары һәм утырту материаллары белән тәэмин итте. 1га мәйданда 3 меңгә якын чыршы үсентесе утыртылды.
Җирнең яшел байлыгына саклап тоту буенча үрнәк күрсәтеп, хезмәткәрләрнең берсе бу гамәлгә бәләкәй улы белән килгән иде. Кечкенә генә булса да, малай әтисе белән бергә үзе кебек бәләкәй чыршылар утыртышты. Урманчылар сүзләренә караганда, 50-70 елдан соң бу урында бик матур ылыслы урман булачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте