Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты.
Мөхәррәм Ибәтов «Җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча ТР аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында ТР Законнарын гамәлгә ашыру турында» контроль мәсьәлә буенча чыгыш ясады, бу юнәлештәге законнарның үтәлешен анализлады һәм административ комиссияләр эшчәнлегендә җитешсезлекләр ачыкланган муниципаль районнарны билгеләп үтте.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау, аларның вазыйфаларын башкару, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы законы проекты һәм башка мәсьәләләр каралды