ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы Конституция суды җитәкчелегенең  Конго Демократик Республикасы Конституция суды вәкилләре белән очрашуы узды. Делегация Конго Демократик Республикасы Конституция суды судьясы, профессор Felix Vunduawe te Pemako һәм суд аппараты җитәкчесе, профессор Bienvenu Wane Bamene җитәкчелегендә килгән иде.

 

 

2017 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. “Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты ның “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары турында” Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру барышы хакында” 2016 елның 5 апрелендәге 64 номерлы карарын гамәлгә ашыру барышы турында” һәм “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә “Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүчеләр турында” төп мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

 

2017 елның 11 сентябрендә Татарстанда  “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” IV республика видеороликлар конкурсы старт алды.

2017 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Т.И. Минуллина Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумын уздыру буенча матбугат конференциясендә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International