2021-2022 уку елында Хокукый белемнәр мәктәбенең беренче дәресе

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә 2021-2022 уку елында беренче «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе үткәрде, анда юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов «Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү» темасынадоклад белән чыгыш ясады.

 

Айнур Галимов үз чыгышында Юстиция министрлыгы базасында эшли торган Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге турында сөйләде. Тыңлаучыларга республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә адвокатлар мөһим роль уйный, дип хәбәр итте. Алар шикаять һәм гаризалар әзерләүдә ярдәм итщлщр, телдән һәм язма консультацияләр үткәрәләр, дәүләт хакимияте органнарында һәм судларда гражданнар мәнфәгатьләрен яклыйлар.

 Исегезгә төшерәбез, республика гражданнары түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча тулы мәгълүматны 8 (843) 222-60-60 кайнар линия телефоны аша ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International