Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитиклары» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең юридик идарәсе вәкиле катнашты.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова «Төбәк законнары аналитигы» системасында эшләү буенча укулар үткәрде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 9 ае эчендә «Төбәк законнары аналитигы» АМСындагы эшенә йомгак ясады.
Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга нормалар иҗат итүдә «Кодекс» мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.