Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән вакцинацияләү мәсьәләсе һәм QR-кодлар алу тәртибе буенча пресс-конференциядә катнашты.
Матбугат конференциясе барышында Айнур Галимов хәбәр иткәнчә, гражданнар һәм юридик затларның республика Министрлар Кабинетының 208 номерлы карары нигезләмәләрен куллану турында сораулары булса, алар Юстиция министрлыгына 8(843) 222-60-33 һәм 8(843)222-60-60 телефоннары буенча яисә Юстиция министрлыгының электрон почтасына (minjust@tatar.ru) мөрәҗәгать итә алалар.
Брифингта шулай ук Татарстан Хөкүмәте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашты.