ТР Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләү комиссияләре утырышлары узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгының аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестацияләнүче 2 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, аттестацияләнүче 3 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләү комиссиясе карары буенча аттестацияләнүче 3 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 кеше – квалификация күтәрүне уңышлы узганда, 1 кеше – дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп тору өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Министрлык коллективы хезмәттәшләрен чираттагы аттестацияне уңышлы үтүләре белән котлый!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International