Автомобиль иминиятендә «террорчылык»

2008 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Барлык иминият түләүләренең өчтән икесе КАСКО һәм ОСАГОга туры килә - җиңел машинаны мөлкәти иминләштерү һәм өченче затлар алдындагы җаваплылыкны иминләштерү. Әмма иминият компанияләре автомобильгә зыян китерү яки аны югалтуга китергән вакыйгаларда автомобиль хуҗасының гаебен исбатлаган очракта, түләүдән баш тарта. Бу процессның барлык нечкәлекләре “КАСКО һәм ОСАГО буенча иминият булмаган очраклар: түләүләрне нигезсез таләп итү” темасына Shadursy Promotion агентлыгы оештырган “түгәрәк өстәл” барышында ачыкланды. Экспертлар клиентка акча түләүдән нигезсез баш тарту һәм клиентның үзенең таләпләре нигезсез дип табылган очракларның чикләрен ачыклау мөһим дигән фикердә торалар.
       Россиянең һәр бишенче гражданы автомобиль йөртүче. Россиядә иминләштерү төрләренең иң чыгымлысы –автомобильне иминләштерү. Күңелсез вакыйгалар автомобиль йөртүчеләрне һәр почмакта сагалап тора: янгын, табигать бәла-казалары, агач аву, җир тетрәү, яшен сугу...Статистикага күз салсак, иминият очракларының 60тан 70 проценткача өлеше юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле. 20дән 30 проценткача өлешен өченче затларның хокукка каршы гамәлләр кылуы: алдан уйлап зыян салудан алып урлауга кадәр тәшкил итә.
Күптән түгел экспертлар терминологиясендә ”иминият террорчылары” дигән атама барлыкка килде. Әлеге исем астында иминият компанияләреннән акча таләп итү өчен законнардагы җитешсезлекләрне эзләүче затлар күз алдында тотыла.
Явыз ниятлеләр иминият полисын рәсмиләштергәндә автомобиль бәясен 1200 шартлы берәмлеккә тиң дип игълан итә алалар. Шул ук вакытта аның чын бәясен 1000 шартлы берәмлек дип алыйк. Ике-өч айдан машинаны куып алып китәләр (экспертлар фикеренчә, барлык куу очракларының 40-45 %ы “заказ” белән эшләнә. Иминият компаниясенең әлеге машинаны куу очрагын исбатлау көченнән килми һәм алар иминият түләүвен башкарырга тиешләр. Бәяләү органы автомобиль бәясен 1000 шартлы берәмлекне тәшкил итә дигән карар чыгара. Кеше акчаны ала, ләкин үзенә тиешле иминият премиясен 1200 шартлы берәмлектән чыгып түләү таләбе белән судка мөрәҗәгать итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый очракларда суд карарны иминият компаниясе файдасына кабул итми...
“Террорчылык” белән иминләштерүчеләр үзләре үк тә шөгыльләнә. Мисал итеп эскпертлар түбәндәге киң таралган очракны китерәләр. Иминият компанияләренең юл-транспорт һәлакәтенә очраган машиналарның икесен дә карау хокукы бар. Гаепле кешебернинди түләүләр дә ала алмаячагын аңлый, шуңа да ремонтка дип үзенең хәләл акчасын сарыф итә. Берникадәр вакыт узгач, иминият компаниясе машина хуҗасыннан җиңел машинаны күрсәтүен сорый. Машина ул вакытка инде ремонтланган була. Нәтиҗәдә иминият компаниясе зыян күрүчегә акча түләүдән баш тарта: машина төзек хәлдә, димәк, зыян башка вакыйга нәтиҗәсендә булган... Шул ук вакытта кайбер намуссыз компанияләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган зыян күргән машинаның фотосурәтен дә инкярь итә алалар.
Иминият базарындагы тагын бер “яңалык” – иминият пирамидалары дип аталучы, алдан ук банкротлыкны максат иткән компанияләр. Хәер, аларны профессионал булмаган кешеләр дә җиңел таный ала. Алар яңа килешүләр буенча мөмкин кадәр күбрәк акча җыеп өлгерү өчен түләүләрне төрле сылтау табып кичектерәләр. Аларда иминият брокерларын бүләкләү, гадәттә, уртача күрсәткечләрдән югарырак – чөнки аларның максаты кыска вакыт аралыгында мөмкин кадәр күбрәк кешене алдау.
“Террорчылар”ның ятьмәсенә мөмкин булганча каршы тору өчен авария комиссары кебек ведомство бар. Комиссарларның вакыйга урынына кайнар эзләр буенча килеп җитүе алдау ниятен яки булмаса, ачыклавы күпкә катлаулы булган ниятсез алдау мөмкинлеген ачыкларга ярдәм итә.
Мисалга, клиент өченче затларның хокукка каршы гамәлләре турында гариза яза ала, ләкин авария комиссары теркәгән зыянның характеры киртәгә бәрелгәнлекне күрсәтә. Башка төрле вариантлар да бар. Мисалга, клиентның аңлатма язуларында күрсәтелгәнчә, ул машинасын нибары бер сәгатькә калдырып торган, әйләнеп кайткач, машинасына зыян салынуын күргән. Экспертиза гаризаның чынбарлыкка туры килмәвен ачыклый. Димәк, зыян алдан уйлап салынган булырга мөмкин.
Комиссарларның бурычлары ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычларыннан үзгә. Авария комиссары һәлакәттә кемнең гаепле икәнен ачыкларга тырышып кына калмыйча,  зыянның күләмен объектив бәяли, вакыйга шаһитлары сөйләгән версияләрнең чынбарлыгына төшенә.
Автомобиль йөртүчеләрнең хокукларын яклаучылар киресенчә, кайбер очракларны алдауга кертүне дөрес түгел дип саныйлар. Кайбер очракларда кеше алдашырга мөмкин, ди алар. Ләкин барыбер иминият очрагы туганда аның акча алырга хакы бар. Әйтик, йөртүче авариягә юлыкты ди. Төнге сәгать 3 тә трассада ЮХИДИ хезмәткәрләрен бик озак көтәргә туры киләчәген аңлый. Ә аңа теге яки бу сәбәпләр аркасында үз юлын дәвам итәргә кирәк. Шул вакытта ул иминләштерүчеләр белән аңлашуны кичектерә. Өстәвенә, йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга тиешле вакыт аралыгы закон белән билгеләнмәгән. Юридик терминология буенча “намуслы ялгышу” “гаепле гамәл составы” түгел.
 Автомобиль йөртүче хокуклары тарафдарлары белән иминләштерүчеләр арасындагы бәхәсләрне юристлар “алдашу” атамасына төгәл билгеләмә бирү юлы белән хәл итәргә киңәш итә. Алар фикеренчә, “алдан уйлап ялгыштыру” кебек гамәлне алдашу дип атарга кирәк.
Автомобиль йөртүчеләр генә түгел, иминләштерүчеләр дә фәкать закон кысаларында эш йөртергә тиешлеге хакында искә төшерергә кирәк. Алар башкарган бар түләүләрнең дәүләт салым органнарында теркәлүен аңларга кирәк. Мөлкәткә килгән зыянны каплауның урынлы булуын тикшерү барышында иминләштерүчеләргә карата кискен чаралар күрелә ала.
Алдашуга килгәндә, законда дөрестән дә җитди җитешсезлекләр бар. Мисалга, Россия Федерациясенең Җинаять кодексы транспорт чарасын “урлауны” төрлечә тәгъбир итә. Урланган машина хуҗасына кайтарылган очракта – бу бер җинаять составы, ахыргыча юкка чыкса – башка җинаять составын тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият компанияләренең иминият очракларын төркемләү белән бәйле авырлыклары барлыкка килә. Машинага утырып өч метр ара узарга мөмкин – бу “куу” дип аталган җинаять составы. Машинага утырып 30 метр ара узгач сарайга кертеп аны сүтү “урлау”га тиң.
Экспертлар фикеренчә, бәхәсле очракларда иминләштерүче кайчан җавап тота, ә кайчан- юк икәнен аңлата алырлык профессиональ арадашчылар һәм юристлар ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International