Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:
- «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты);
- «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (Әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы;
- «Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы).
Утырыш нәтиҗәләре буенча ике закон проекты хупланды.