Татарстан Республикасы торак пунктлары исемнәре турында

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы торак пунктлары исемнәрендәге Татарстан Республикасында административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрындагы һәм Географик атамаларның дәүләт каталогындагы аермаларны бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре, шулай ук онлайн-форматта Ютазы һәм Сарман муниципаль районнары җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

 Мәсьәлә буенча фикер алышу барышында әлеге аерымлыкларны бетерү вариантлары яңгырады һәм җирле үзидарә органнарына халыкның Ютазы районының Кече Урыссу, Иске Урыссу авыллары һәм Сарман районының Кызыл Бакча авылы торак пунктларының өстенлекле атамалары турында фикерләрен ачыкларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International