Республиканың авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү муниципалитетлар җитәкчеләре практикасында барлыкка килгән хокук куллану мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатларында үткәрелә.
Чираттагы видео аша кабул итү министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Кукмара муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен узды.
Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов катнашты.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады һәм аларга тулы җаваплар бирде. Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Рәүф Гарипов җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге өлкәсендәге проблемалар, шул исәптән норматив актларны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» бастырып чыгару һәм «Кодекс»автоматлаштырылган мәгълүмат системасы тарафыннан ачыкланган кисәтүләрне бетерү өлешендә дә фикер алышты.