15 декабрьдә Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Азнакай, Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Тукай муниципаль районнарының административ комиссияләре җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы урынбасары В.А. Латыйпов хокук бозуларны ачыклау һәм административ производство кузгату, административ беркетмәләр төзү тәртибе турында сөйләде.
Административ материалларны карауның үзенчәлекләре, хокук бозучыларга җәза билгеләү турында карарлар җибәрү, административ комиссия карарларын үтәүне тикшереп тору турында Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Н.Р. Биктаһиров аңлатты. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле административ штрафларны түләтүне оештыру турында аңлатты.
Стажерлар Казан шәһәренең административ комиссиясе эше белән таныштылар, утырышта күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар, эшләрне рәсмиләштерү һәм формалаштыру тәртибен өйрәнделәр. Стажировка ахырында «түгәрәк өстәл» үткәрелде, анда стажерларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.