Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен махсус автомобиль бирелде

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Россия Юстиция министрлыгы 30 регионга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен «ГАЗель NEXT» машиналарын тапшырды. Аларны алучылар арасында Татарстан Республикасы да бар.

«ГАЗель NEXT» мобиль пунктлары автоном эшкә исәпләнгән кабинетлардан гыйбарәт. Эчендә персонал өчен эш зонасы, шулай ук гражданнарны кабул итү зонасы оештырылган. Автомобильләр кондиционер һәм автоном җылыту белән җиһазландырылган. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм өлкәннәргә салонга керүне җиңеләйтү өчен өстәмә рәвештә асылмалы баскычлар системасы каралган. Машиналар һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид нурландыргычлар белән тәэмин ителгән. Салонда операторларның документларын һәм әйберләрен саклау өчен җиһазлар урнаштырылган.

Транспортны тапшыру тантанасы Түбән Новгород өлкәсендә узды. Чара барышында документларга кул кую һәм РФ субъектларына автомобильләр тапшыру процедурасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International