Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алышу буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Закон проекты буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ вәкилләре катнашты.

 Утырышта катнашучылар закон проектын эшләп бетерү белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросын төзү белән бәйле исәп-хисапларны үткәрү кирәклеге турында фикер алыштылар.

Эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча, әйтелгән искәрмәләрне исәпкә алып, закон проекты өстендә алга таба эшләү һәм аны Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы каравына җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International