Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурс турында белдерү

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.

 Вазыйфалар исемлеге белән Кадрлар сәясәте бүлегенең Конкурс турында белдерүбүлекчәсендә танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен гаризаны, кирәкле документларны кушып, 2022 елның 10 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча конкурс комиссиясе секретарена тапшырырга: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.

Конкурс комиссиясе утырышы  2022 елның 1 мартында (якынча) булачак.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International