2022 елның 7 гыйнварында «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 27 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 106-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
ТРЗ номерлы закон нигезендә Татарстан Республикасы медальләре һәм орденнары исемлеге актуальләштерелде, шулай ук яңа медаль - «Ата-ана фидакарьлеге» медале дә кертелде. Бу медаль белән теркәлгән никахта торучы ата-аналар (уллыкка алучылар), яисә Россия Федерациясе гражданы булган бер ата-ана (уллыкка алучы) үлгән яки үлгән дип игълан ителгән очракта, бер ата-ана (уллыкка алучы) гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләнгән һәм кимендә бер балигъ булмаган балалары булганда бүләкләнә.
106-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 27 декабрендә бастырып чыгарылган.