Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында министр парламентарийларга «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын тәкъдим итте.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» республика законы нигезендә республика территориясендә түләүсез юридик ярдәмне адвокатлар, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларга караган учреждениеләр, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнары, шулай ук юридик клиникалар һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган үзәкләре күрсәтә (түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче катнашучылар исемлеге белән https://minjust.tatarstan.ru/besplatnaya-yuridicheskaya-pomoshch.htm.) сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шул ук вакытта «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль закон нигезендә төбәкләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен дәүләт юридик бюросын төзү хокукы бирелде. Бүген мондый бюролар Россия Федерациясенең 28 субъектында булдырылган.
Тәкъдим ителгән закон проекты белән республикада дәүләт юридик бюросын булдыру мөмкинлеге карала. Тиешле вәкаләтләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына беркетелә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.