Авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

16 февральдә Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә Юстиция министрлыгы тарафыннан авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.

 Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне чикләрендә балалары «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе»ндә дәваланучы ата-аналар өчен бирегә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары, федераль органнар белгечләре, адвокатлар һәм нотариуслар чакырылган иде. «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә яшәүче һәр кеше һәм пациентларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап ала алдылар.

Россия законнарын даими яңартуга бәйле рәвештә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү актуаль булып кала бирә. Көндәлек тормышта гражданнар еш кына квалификацияле ярдәм таләп итә торган сораулар белән очраша. 

«Авыру балаларны тәрбияләүче  гаиләләр медицина ярдәменә дә, шулай ук юридик ярдәмгә дә мохтаҗ. Нәкъ менә юридик ярдәм күрсәтү максаты белән Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә чаралар оештыруны мөһим бурыч дип саный, чөнки мондый категория гаиләләрнең кайвакыт вакытлары да, юристлар хезмәтләре өчен түләргә  финанс мөмкинлекләре дә юк», - дип билгеләп үтте юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны үткәрүдә  актив катнашулары өчен федераль һәм республика хакимият органнарына, адвокатура һәм нотариат органнарына, шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International