ТР Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү

2022 елның 18 феврале, җомга

Атна дәвамында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.

Утырыш видео-конференц-элемтә аша үткәрелде. Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең функциональ бурычларын үтәргә әзерлек дәрәҗәләрен, һөнәри потенциалын ачыклауга юнәлдерелгән. Аттестациянең төп максаты-хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү.

Аттестация комиссиясе түбәндәге карарлар кабул итте: аттестацияләнүче 16 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, аттестацияләнүче 8 кеше – биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 дәүләт хезмәткәре өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International