Җәмәгать судьясына дәгъва гаризаларын электрон тапшыру мәсьәләләре буенча юридик затлар белән киңәшмә

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җәмәгать судьясына дәгъва гаризаларын электрон рәвештә бирү мәсьәләләре буенча юридик затлар белән киңәшмә үткәрде.

ТР Президенты Указы белән 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Юстиция министрлыгы үз вәкаләтләрен үтәү өчен цифраштыруны актив кертә.

 «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында 2021 елда җәмәгать судьяларының барлык 190 участогында якланган элемтә каналлары төзелгән. Агымдагы елда төзелгән инфраструктурада җәмәгать судьясына дәгъва гаризаларын электрон рәвештә бирү, судьяга керү яки документлар алуга язылу мөмкинлеген оештыру бурычы тора.

Боларның барысын да исәпкә алып, министрлык юридик затларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү процедурасын узарга ориентлаштыра, бу гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, 2021 елның февраленнән Министрлык тарафыннан республика районнарында «Россия Почтасы»ның шәхси кабинетларыннан файдалану кертелә. Бу сервис почта корреспонденциясен, хәбәрнең юридик әһәмиятен саклап, аны алучының Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү шарты белән, бер үк вакытта адресатка тапшыруны тәэмин итә.

2022 елда Министрлык гибрид почтаны куллану практикасын киңәйтергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International