Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды, анда түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды:
1) «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
2) «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
3) «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»;
4) «Региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өлешендә Россия Федерациясе Салым кодексының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында» (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы).
5) «Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы).