Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында министр парламентарийларга ике закон проектын тәкъдим итте:

- “Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;

- “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”.

Беренче закон проекты Мәскәү районының бер суд участогын Казан шәһәренең Киров районына күчерүне күздә тота.

“Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында” закон проекты шәһәр округы территориясендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзүгә һәм аларның эшләвенә карата бердәм таләпләр куюны күздә тота.

 Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проектлары депутатлар тарафыннан хупланды.

Фоторәсемнәр ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International